Минтимер Шәймиевне Казан аэропортында каршы алдылар

2017 елның 28 апреле, җомга

Бүген Мәскәү Кремлендә узган, РФ Хезмәт Герое алтын йолдызын тапшыру тантанасыннан соң, башкалабызга әйләнеп кайткан Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне “Казан” аэропортында зурлап каршы алдылар.

 Минтимер Шәймиев самолеттан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә төште.

Татарстанның Беренче Президентын аэропортта оркестр һәм чәчәкләр белән каршы алдылар. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре котладылар.

Минтимер Шәймиев журналистлар белән дә аралашты. “Яхшы кәеф белән кайттым. Татарстан, аның халкы, республика белән озак идарә иткән җитәкчеләренең берсе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды. Минемчә, бу бүләк берсүзсез барыбызныкы да. Бу - безнең уртак казаныш. Ә мин тарихи рәвештә бу рольдә булдым”, - дип билгеләде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International