Марат Әхмәтов: Татарстанда чәчү эшләрен 20 майга төгәлләү планлаштырыла

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Быел Татарстанда чәчү эшләрен 20 майда төгәлләү бурычы тора. Зәй һәм Сарман районнарында тәмамланып килә.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

"Без башта көн саен 100 мең гектар чәчеп, "трасса"ны 15 майда тәмамларга кирәк дигән идек. Чәчү кампаниясе азагына кадәр көн саен 100 мең гектар чәчсәк тә, җитешеп булмаячак, шуңа күрә чәчү эшләрен 20 майга төгәлләрбез дип уйлыйм", – диде Марат Әхмәтов.

Министр быел шикәр чөгендере мәйданнарының 11 мең гектарга арттырылуын, көнбагыш мәйданнары да киңәйтелгәнен билгеләп узды. "Алдагы еллар буенча бу культуралар икесе дә корылыкка чыдамлылыгын күрсәтте. Туфракта дым җитмәгән очракта да алар югары маржиналь культуралар", – дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр әйтүенчә, Зәй, Сарман, Тукай, Актаныш, Нурлат, Апас, Кайбыч, Буа, Алексеевск районнарында язгы кыр эшләре вакытында һәм ышанычлы тәмамланыр дип көтелә. Бөгелмә, Чирмешән районнарында чәчү эшләре соңрак тәмамлануы ихтимал.

Марат Әхмәтов быелгы язның өстенлекләренә тукталып, дым тупланышы яхшы булуын билгеләп үтте. "Кар сулары да максималь рәвештә дым туплауга "китте". Салкынча һава дым запасы өчен яхшы булды, әмма быел уҗым культуралары потенциалы, узган елгыга караганда начаррак. Уҗым культуралары 576 мең гектар тәшкил итә. Быел уҗым культураларыннан рекордлы уңыш көтмибез", – диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International