Татарстан Президенты Әтнә һәм Арча районнарында булды

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә һәм Арча мунициципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Эш сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

Әтнә районына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Габделәхәт Хәкимов белән бергә төзелеп килүче «Таң» АХСК терлекчелек комплексын карады. 1000 баш сөт бирүче терлеге булачак яңа сөт комплексы 2016 елда төзелә башлаган. Быел аны эксплуатациягә тапшырырга җыеналар. Җитештерү процессында барлыгы 16 кеше эшләячәк (операторлар, инженер хезмәткәрләр).

Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашу барышында район башлыгы язгы чәчү эшләренең барышы турында хәбәр итте. Бүгенгә барлыгы 56%  мәйдан – 19,5 мең га чәчелгән. Шикәр чөгендеренә 3 мең га сөрүлек бирелгән, 1,8 мең гектары эшкәртелгән инде. Тулаем көн саен 1,4 мең га чәчелә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Арча районына юнәлде. Татарстан Республикасы Президенты «Ашыт» ҖЧҖ (Иске Ашыт авылы), «Кишет» ҖЧҖ (Яңа Кишет авылы), «Центральная» АФ ҖЧҖ (Үчәле, Югары Мәтәскә авыллары), «Корса МТС» ҖЧҖ (Югары Корса авылы), АК «Ак Барс» АК (Сыҗы авылы) чәчү басулары өстеннән очып узды, эшләрнең җарышы белән танышты. Бүгенгә Арча районында 23,2 мең га - 33% сөрүлекләр чәчелгән. 

Район башлыгы Илшат Нуриев Рөстәм Миңнехановка АСК матди базасын ныгыту таләп мәгълүмат бирде. Аерым алганда, үткән ел 19 сыер фермасына  капремонт ясалган, 6 силос-сенаж траншеясе һәм 1 яшелчә-бәрәңге саклагыч төзелгән. 

Шулай ук Арча районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Сыҗы авылында мәктәпкә капремонт барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International