Леонов: Иң күп билет Россия һәм Мексика арасындагы Конфедерацияләр кубогы матчына сатылган

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Иң күп билет Казанда узачак Россия һәм Мексика арасындагы Конфедерацияләр кубогы матчына сатылган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

“Иң популяр матч – Россия-Мексика. Билетларны башлыча россиялеләр сатып ала. Татарстанлыларның өлеше зур. Билетлар бар әле, әмма яртысы сатылган инде”, - диде спикер.

Конфедерацияләр кубогы дүрт аренада узачак: Казан, Сочи, Санкт-Петербург һәм Мәскәү. Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары 11 шәһәрдә узачак.

Казанда 18 июньдә Португалия һәм Мексика, 22 июньдә Германия һәм Чили, 24 июньдә Мексика һәм Россия җыелма командалары матчлары узачак, 28 июньдә ярымфинал.

Владимир Леонов сүзләренчә, җанатарлар паспортын алу өчен 20 меңгә якын  гариза бирелгән. Шул исәптә ЦСКА җанатарларыннан 2,5 мең кеше.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International