Татарстанда 2017 елның 11 май көненә 847,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән

2017 елның 12 мае, җомга

Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыру дәвам ителәр. 160 мең кв. метрга 4 мең 338 килешү имзаланган. Тагын 534 килешүне имзалау көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү программасында торак фонды 290,41 мең кв. метрлык 1 мең 112 күп фатирлы йорт күләмендә билгеләнгән иде. Узган атнада бу программа буенча Азнакай районында  гомуми мәйданы 1,6 мең кв. метрлык 36 фатирлы 2 торак йорт сафка кертелде. 

Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу өчен  3 млн. 758 мең сумга 143 карар чыгарылды. 

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 11 май көненә 847,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 103,5 % тәшкил итә. 

2017 елда арендалы торак программасы буенча 22,6 мең кв. метрлык 13 йорт төзү каралган. Әлеге вакытка 46 фатирлы 2,7 кв. метрлык 8 объект сафка кертелгән. 

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, аз катлы йортлар төзелеше буенча пландагы 8800 йорттан 3116 объект сафка кертелгән. 

Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 128,7 мең кв. метрлык 2 мең 469 фатирлы 55 йорт буенча мәгълүмат килгән. Төзелүче 156 объекттан әзерлеге югары дәрәҗәдә - 66 объект, уртача дәрәҗәдә - 34, эшләр башланган гына - 56 объектта. 

Үзәк җылыту пунктларыннан шәхси җылыту пунктларына күчерү программасы буенча, Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Казанда 1 мең 280 объектта шәхси җылыту пунктларын кую каралган. Әлегә 401 объект билгеләнгән, финанслау чыганаклары билгеле, эшләр графигы төзелгән. 

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, республикада җылыту чоры тәмамланды, ләкин һава торышы начар булу сәбәпле, мәктәпкәчә мәгариф объектларына һәм стационар учреждениеләренә җылылык яңадан биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International