Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эш сәфәре кыла

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде.    

Грозный шәһәре аэропортында аны Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров каршы алды.

Эш сәфәренең төп максаты – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышында катнашу, аның җитәкчесе – 2014 елдан бирле Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Феофан, Россия ислам институты ректоры, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башкалар бар.

Грозныйга килүгә үк, Чечен Республикасы Башлыгы резиденциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров рәсми очрашу уздырды. Әңгәмә барышында яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышты.  

«Кунакчыл Чечен Республикасына килүемә бик шатмын. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Грозный бик нык үзгәргән һәм тагын да ямьлерәк була башлаган. Бүген Чечен Республикасында бик күп уңай үзгәрешләр бара,  инфраструктура үсә, төбәкнең инвестицияләр җәлеп ителешенә зур игътибар бирелә. Республиканың туристик кластерны үстерер өчен потенциалы зур, агросәнәгать комплексын һәм сәнәгатьне үстерү өчен яхшы шартлар бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Соңгы елларда республикалар арасында товар әйләнеше 250 млн. сумнан артып китте. Татарстан Чечнягә йөк автомобильләре һәм суыткыч җайланмалар, бу чаралары һәм беркадәр агросәнәгать продукциясе китерә.  Товар әйләнеше күләмнәре ел саен артуга карамастан, икътисадый үсеш өчен кулланылмаган потенциал бар, диде Рөстәм Миңнеханов.   

Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасы җитәкчелегенә республика территориясендә яшәүче 1,5 мең татарга күрсәткән ярдәм өчен аерым рәхмәт белдерде. 

Икътисадый мәсьәләләрдән соң яклар сәяси проблемаларга күчтеләр. «Бүген безнең ил һәм бөтен дөнья халыкара террорчылык күренешләренең, беренче чиратта шаһиты, "ИГИЛ" дип аталучы һәм башка псевдоислам радикаль оешмалары. Үз гамәлләре белән алар Исламга тап төшерәләр һәм динебезгә зыян китерәләр. Без бергәләп бу куркынычларга каршы торырга тиеш. Сезнең әтиегез, Чечня Республикасының Беренче Президенты Әхмәт-Хаҗи Кадыйров, республикада һәм, тулаем Россиядә, бу проблеманы тамырдан бетерүгә үзеннән зур өлеш кертте, шушы аяусыз көрәшнең корбаны булды. Сез әтигезнең эшен уңышлы дәвам итәсез. Без һәм бөтендөнья моның шаһитлары», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровка «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын уздыру тәкъдиме өчен рәхмәт белдерде. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов республика гамәлгә ашырылучы федераль проектлар турында сөйләде, аерым алганда, Болгар ислам академиясен төзү турында. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты  Рамзан Кадыровка «Россия – ислам дөньясы» халыкара икътисадый саммиты: Kazansummit – 2017» турында мәгълүмат бирде, саммит үз эшен 18 майда башлый.  

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровны җавап визиты белән Татарстан Республикасына чакырды.   

Иртәгә, 2017 елның 17 маенда, Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында катнашачак,  Чечня Республикасының махсус бүлекчәләр арасында Чечня Республикасының Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйровка багышланган V ачык чемпионатында булырга җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International