Марат Әхмәтов: Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренең 98 % башкарылган

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстанда чәчү кампаниясе барышы турында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстанда язгы кыр эшләре 97 процентка башкарылган. 1,72 млн гектарда сөрүлек җирләре чәчелгән, шуның – 1 млн гектарында бөртеклеләр һәм 73 мең гектарында шикәр чөгендере утыртылган. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, кукуруза чәчү төгәлләнеп килә. 250 мең гектар мәйданның 40 меңендә генә чәчү эшләре башкарасы калган. Кукурузга Яшел Үзәндә (17 процент), Аксубайда, Әлкидә (12шәр процент), Кукмарада, Сабада һәм Мамадыш районнарында (11әр процент) зур мәйдан бирелгән.

“Сыйфатлы бөртек һәм туклыклы силос алу өчен, үсемлекне тәрбияләү, чүпләрдән арындыру, тукландыру кебек эшләрне онытмаска кирәк. Кукурузага шулай ук цинк, бакыр, бор микроэлементлары яхшы тәэсир итә”, - дип мөрәҗәгать итә Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләренә.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры майлы культураларның яхшы чәчелүен билгеләп үтә. Бүгенге көндә 140 мең гектарда көнбагыш (планның 96 проценты) һәм 64 мең гектарда рапс (69 процент) чәчелгән. Моннан тыш, атна ахырына бәрәңге һәм яшелчәләр утырту төгәлләнә.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, язгы чәчү кампаниясе республикада оешкан төстә үтә. Салкынча һава торышы туфракта дымны максималь саклап, чәчү эшләрен вакытында башкарырга мөмкинлек биргән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International