Алексей Песошин "Elsevier" компаниясе җитәкчелеге белән фәнни-техник өлкәдә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Elsevier” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

ТР Хөкүмәте рәисе Татарстанның “Elsevier” компаниясе белән фәнни-техник һәм башка өлкәләрдә стратегик партнерлыкны үстерүдә кызыксынуын ассызыклады.

“Соңгы елларда безнең республика фәнни комплексны стимуллаштыру өлкәсендә шактый уңышларга иреште. Тикшеренү һәм эшләнмәләр секторын җайга салу механизмнары Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә 2008 елда расланган фәнни һәм инновацион эшчәнлекне үстерү стратегиясенә салынган. Бу документ таләпләре һәм күрсәтмәсе нигезендә республикада фәнни оешмалар саны даими арта бара һәм ул инде 120 берәмлеккә җитте. Шушы күрсәткеч буенча безнең төбәк Россиядә алдынгылар рәтендә. Киләчәктә без фәнни эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрүне планлаштырабыз”, - диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, бүген Татарстанда фән һәм технология өлкәсендә барлык сегментлар тәкъдим ителгән: академия, югары уку йорты, тармак, корпоратив өлкәләре. Шуңа җирле фәнни үзәкләр тикшеренүләрне фундаменталь һәм гамәли характерда да башкара ала. 

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан федераль университеты Илшат Гафуров катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International