Алексей Песошин Әрмәнстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Вардан Тоганян белән очрашты

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әрмәнстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Вардан Тоганян белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев. 

Очрашу барышында Россия- Әрмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Әрмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында, уртак сәүдәне киңәйтү, гуманитар өлкәдә, аерым алганда, мәгариф, спорт, туристлык, мәдәният һәм сәнгатьтә үзара багланышларны ныгыту хакында фикер алыштылар.

Вардан Тоганянның Казанга килүенең төп максаты – БДБ Хөкүмәтләре советы һәм Евразия хөкүмәтара советы башлыклары утырышында катнашу, бу чара Татарстан башкаласында 25-26 майда узачак.

Белешмә өчен: 

2016 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Әрмәнстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнешенең гомуми күләме $8,5 млн. тәшкил иткән. Ереванга Татарстаннан каучук, җир өсте транспорты чаралары, җиһазлар һәм механик җайланмалар, кара металл эшләнмәләре, оптика аппаратлары һәм инструментлар, азык-төлек җибәрелә. Үз чиратында Әрмәнстан Татарстанга агач үсентеләре һәм башка үсемлекләр, модифицияләнгән крахмал, төрле җиһазлар, сөт һәм ит продукциясе кертә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International