Татарстан Президенты Казахстанның Россиядәге Илчесе Имангали Тасмахамбетов белән очрашты

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имангали Тасмахамбетов белән очрашты.

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Очрашуда катнашучылар Рөстәм Миңнехановның июнь аенда Казахстанга булачак эш сәфәре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, Татарстан белән Казахстан арасында төрле предприятиеләр линияләре буенча сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр вариантлары каралды.    

Искәртәбез, Имангали Тасмагамбетовның Казанга эш сәфәренең төп максаты – Татарстан башкаласында 2017 елның 25-26 маенда узачак БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International