РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановка II дәрәҗәдәге Столыпин П.А. медален тапшырды

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка II дәрәҗәдәге Столыпин П.А. медален тапшырды. Тантаналы чара Казанда РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсешен буенча советы президиумы утырышы кысаларында узды. 

Әлеге дәүләт бүләге Рөстәм Миңнехановка "илнең социаль-икътисадый үсешенең стратегик мәсьәләләрен хәл итүдәге казанышлары һәм күп еллык фидакяр хезәмәте өчен" тапшырылды. 

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2017 елның 1 мартында боерыкны имзалады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International