Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.  

Чара Казанда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында  Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә  узды. 

Чыгышында Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, Россиядә 2009 елдан башлап 3 меңгә якын инновацион предприятие булдырылган. Шуларның күп өлеше – 2,7 меңе – 307 Россия университеты базасында эшли.

«Илебездә технологик эшкурлык ныүстерү белән без ун елдан артык шөгыльләнәбез. 2009 елның 2 августындагы Федераль закон нигезендә  Россиядә университетлар һәм фәнни оешмалар базасында инновацион предприятиеләр төзү рөхсәт ителде, алар интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерциализацияләү белән шөгыльләнәләр. Яшь галимнәр, аспирантлар тикшеренү эше тәҗрибәсе генә алып калмыйлар, алар шулай ук бизнес оештыруда гамәли бурычларны да хәл итә алалар, бу өлкәдә көчләрен сыныйлар», – дип белдерде Россия Премьер-министры.

Аның сүзләренчә, әлегә бу эштән файда 10% та юк: «Стартаплар уңышлырак булсын өчен потенциаль ихтыяҗны аңларга кирәк. Аны исә сәнәгать компанияләреннән күбрәк бер кем дә аңламый. Һәм алар студентларда үзләренең киләчәк хезмәткәрләрен күрә белергә, шул ук вакытта технологик бурычларны хәл итүдә проект командаларына ышана алырга тиеш. 

Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, әлеге бурычны хәл итү өчен стимуллаштыру чаралары тәкъдим ителә. Аерым алганда, университетларның һәм фәнни үзәкләрнең технологик эшләнмәләрен тикшеренүләрне субсидияләү программасы, мегагрантлар программасы гамәлгә ашырыла.

«Бу программа эшләгән биш ел эчендә 200 лаборатория булдырылды, аларда 5 меңләп галим, фәнни хезмәткәр, 700дән артык  студент, 900 аспирант эшли. Бу чаралар үз ролен уйнады инде», – диде Дмитрий Медведев.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International