Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнеханов белән Казан Ратушасына Бәйсез Дәүләтләр Берлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышына килделәр

2017 елның 26 мае, җомга

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Казан Ратушасына  Бәйсез Дәүләтләр Берлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышында катнашу өчен килде. РФ Хөкүмәте Рәисен Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов озата йөрделәр.

Утырышта БДБ илләре арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре, атомтөш  энергиясен куллану өлкәсендә халыкара килешүләр, контрафакт продукциягә каршы тору, геодезия һәм картография өлкәсендәге мәсьәләләр турында сүз барачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International