Дмитрий Медведев Казанда Евразия хөкүмәтара советы утырышын ачты

2017 елның 26 мае, җомга

Евразия икътисади берлегенә кергән илләр өчен сәнәгать, энергетика, агросәнәгать комплексы өлкәләрендә киртә һәм чикләүләрне бетерү турында бүген Хөкүмәтара совет утырышында сөйләштеләр. Ул Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында узды.

"Без товар хәрәкәтенә комачаулаган төп каршылыкны бетерә алдык. Әмма хезмәт күрсәтү, капитал һәм эшче көчләрнең хәрәкәтендә чикләүләр кала бирә. Якындагы елларда безгә сәнәгать һәм агросәнәгать комплексында, энергетика өлкәсендәге техник көйләүдә якынча ике дистә чикләүләрне бетерергә кирәк. Без моның ни дәрәҗәдә катлаулы эш булуын, теманың ни дәрәҗәдә сизгер икәнен аңлыйбыз. Моңа карамастан, һәр каршылыкны җиңәрдәй чишелеш табып була», – дип ассызыклады Премьер-министр.

Дмитрий Медведев шулай ук Союзның бердәм базарында эшмәкәрләргә эшләү өчен уңай шартлау тудыру буенча гомуми кызыксыну булганлыгын белдерде. «Шул рәвешле бизнеска комауламас өчен, безнең оешмаларга коллегалары белән уңышлы көндәшлек алып барырга ярдәм итү максатыннан административ тәртип төзергә кирәк. Шуңа күрә тиз арада тышкы сәүдә килешүләре белән шөгыльләнә торган, акрынлап кәгазьсез сәүдәгә күчү өчен союз ситемасы кысаларында “бердәм тәрәзә” механизмын булдыруны тәмамларга кирәк», – диде Хөкүмәт рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International