Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында WorldSkills Russia-2017дә Татарстан җыелма командасы чыгышы йомгаклары буенча фикер алыштылар

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында WorldSkills Russia-2017дә Татарстан җыелма командасы чыгышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia-2017 һөнәри осталык буенча буенча милли чемпионат нәтиҗәләре буенча республика министрлыкларының эшен тәнкыйтьләде. Искәртеп үтәбез, әлеге ярыш Краснодарда 15-19 май көннәрендә үтте. Татарстан җыелма командасы ярыш йомгагы буенча гомумкоманда беренчелегендә икенче урынны яулады. Татарстан лидеры фикеренчә, WorldSkills хәрәкәте үсешенә тотылган акча үзен акламаган.

Барлыгы ил чемпионатында 109 компетенция тәкъдим ителгән иде. Татарстан аларның 60ында катнашкан. Республика җыелма командасы төрле дәрәҗәдәге 31 медальгә ия булган.

"Без ресурс үзәкләре төзибез, белем бирү оешмаларын кирәкле җайланмалар белән җиһазлыйбыз. Нәтиҗә булмагач, бу кадәр акча тотуда нинди мәгънә бар? – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучы министрларга. – Бу бары тик Россия чемпионаты. Безгә дөнья дәрәҗәсенә чыгарга әле “Кытайга җәяү барган кебек".

Беренчеләрдән булып республика башлыгының тәнкыйть сүзләре утырышта катнашкан Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрның беренче урынбасары Дмитрий Вандюковка төште.

"Минем уйлавымча, сезнең Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында оештырылган ресурс үзәге капитал буенча иң күп сыйдырылышлысы булды. Без 105 миллион сум акча керттек. Ә нәтиҗә? Акланмагыз", – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министр урынбасарына.

Утырыш барышында WorldSkills хәрәкәтендә катнашы булган һәр министрлык һәм оешманың эше җентекләп анализланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International