2011 елда Татарстанда наркотикларның 26 төре кулга алынган

2011 елның 21 июне, сишәмбе

26 июнь - Халыкара наркотиклар һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне һәм ул, БМОның Генераль Ассамблеясы карары белән, 1987 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан, җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү өчен, бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг уздырылып, әлеге мәсьәләдә вазгыять ачыкланды.

Быел 5 айда Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәте ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 685 җинаять теркәлгән. Җинаять эшләрен тикшерү кысаларында наркотик матдәләр тартып алу күләме 4 тапкырга диярлек арткан һәм 106 кг тирәсе тәшкил иткән (былтыр шушы ук вакытта – 27 кг). Ә инде барлык хокук саклау органнары 90 кг наркотик һәм психотроп матдә тартып алган, бу исә былтыргы шушы ук вакыттагыдан 2 тапкырга күбрәк. Аларның күпчелеге – марихуана белән гашиш.

Хәзерге вакытта синтетик наркотиклар тотрыклы рәвештә арта баруы, соңгы 2-3 елдагы белән чагыштырганда, героинны кысрыклап чыгару күзәтелә, мәсәлән, тартып алынган наркотикларның гомуми күләменең өчтән бере яңа төр наркотик (JWH, MDPV) һәм аларга төрле көнкүреш химиясе “битлеге” кидертелә, героин күләме исә 27 проценттан артмый (былтыр 51 проценттан артык иде). Аерым алганда, моннан 2 ел элек 16 төр яңа наркотик чыгарылса, былтыр – 24 төр, быел – 26 төр, ә Казанда – шушы төрләрнең барысы да, Чаллыда – 18, Әлмәт белән Түбән Камада – 12шәр. Яңа төр синтетик наркотикларның 2сенең бик көчле тәэсир итүе билгеле.

Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәте ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев шундый мәгълүматлар китерде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 4 нче оператив эзләү часте башлыгы Алексей Завгороднев сүзләренчә, психотроп матдәләрнең төрләре арта баруы хокук саклау органнарын борчый, чөнки аларны тыю өчен законлы нигез булырга тиеш, ә закон чыгару шактый озакка сузыла торган процесс, ягъни наркодилерларны куып җитү шактый четерекле. Әйтик, 2008 елда героин законсыз әйләнештән тартып алынган барлык наркотикларның 68,6 процентын тәшкил итсә, быел - 24,6 процентын. Эчке эшләр министрлыгы эксперт хезмәте 30 төр психоактив матдә ачыклаган, шуларның 6сы закон тарафыннан хәзер тыелса, 12се тыелмаган, 12се наркотик матдәләрнең җитештерелгән төренә карый, төгәлрәре, Татарстан Республикасы тәкъдиме белән, законга “наркотик матдәләрнең җитештерелгән төре” дигән төшенчә кертелде һәм бу мәсьәләдә РФ Хөкүмәтенең 882 нче күрсәтмәсе безгә шактый ярдәм итте, дип басым ясап әйтте А.Завгороднев. Иң борчыганы шул: медицина тикшерүе ярдәмендә наркотик куллану-кулланмау ачыклауда Россия Федерациясендә гамәлдә булган методика шушы яңа 30 төр психоактив матдәнең 14ен канда ачыклый алуга сәләтсез. Матдәләрне экспертизалау, таркалганнан соң матдәләрне экспертизалау – болар икесе ике нәрсә, әйтик, Эчке эшләр министрлыгының наркоконтроль лабораториясендә матдәләрне “таный” торган методика бар, ә Россия Федерациясендә ул матдәләрнең барысын да таркалганнан соң “тану” методикасы юк – проблема шунда, диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавабында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 4 нче оператив эзләү часте башлыгы Алексей Завгороднев.

Татарстан, узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле бу наркомания таралышына, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы комплекслы чаралар күрә, ТР Президенты җитәкчелегендә наркотикларга каршы тору буенча республика комиссиясе эшли. Хәзерге вакытта 2011-2015 елларга кабул ителгән чираттагы максатчан программа буенча бу афәткә каршы эш, шул исәптән профилактик эш алып барыла, моның өчен 380 млн. сум акча каралган. Җыеп кына әйткәндә, Татарстан тәҗрибәсе Россия Федерациясендә иң нәтиҗәлеләренең берсе санала, диде чыгышында ТР Министрлар Кабинетының наркотикларга каршы эшне координацияләү бүлеге җитәкчесе Роза Садыйкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International