Рөстәм Миңнеханов Португалия Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә агентлыгы президенты Луиш Каштру Энрикеш белән очрашты

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә агентлыгы президенты Луиш Каштру Энрикеш белән очрашты. 

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Лиссабонга эш визиты кысаларында узды. 

Португалия Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә агентлыгы  (AICEP) - 2007 елда эшли башлаган дәүләт оешмасы. Агентлык эшчәнлегенең максаты - Португалия товарларын экспортка чыгаруга ярдәм итү, тышкы базарларга Португалия компанияләрен чыгару һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Луиш Каштру Энрикешны Татарстанга чакырды, һәм Татарстанга Португалия эшлекле даирәләре вәкилләренә бизнес-сәфәр оештырырга тәкъдим итте. 

Рөстәм Миңнеханов AICEP президентына Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек мөмкинлекләренә игътибар итүе өчен рәхмәт белдерде. 

Бүгенге вәзгыять шартларында булган элемтәләрне ныгытырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, халыкара сәяси климат уңай якка үзгәрәчәк әле, һәм безнең максат - бизнеска дөрес юнәлеш бирү.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан - Россия Федерациясенең сәнәгате алга киткән төбәкләрнең берсе. "Без инновацион икътисад булдыру, чит ил инвесторларына уңай шартлар булдыру максатын куябыз, - диде ул. - Без актив рәвештә тышкы икътисадый хезмәттәшлек алып барабыз, Португалия бизнесы белән дә элемтәләргә әзер". 

ТР Президенты сүзләренчә, AICEP агентыгының инвестицияләр җәлеп итүдәге тәҗрибәсе, андый оешманың заманча эш итүдә тәҗрибәсе кызык.

 AICEP президенты, үз чиратында, хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр күп булуын искәртте. "Сезнең визитыгыз эшкуарлар һәм компанияләргә бизнесны киңәүйтүгә яңа мөмкинлекләр ачачак. Сезнең визитыгыз яңа партнерлар табуга һәм якынаюга беренче адым булуын теләр идек". 

Энрикеш сүзләренчә, бүген эшкуарларга билгеләнгән идеяләрне тормышка ашыру һәм элемтәләрне ныгыту бурычын куярга кирәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International