Татарстан Бәһрәйн белән нефть ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә әзер

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәте Премьер-министрының киңәшчесе, рәсми вәкиле Шәех Сәлман бән Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашты. 

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан Бәһрәйн Мәмләкәтен Якын Көнчыгыш төбәгендәге мөһим сәүдә-икътисадый һәм инвестицион партнеры дип саный.    

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның Бәһрәйн партнёрлары белән үзара багланышлары тәҗрибәсе бар. Аерым алганда, республика машина төзелеше предприятиеләре үз продукциясен Манамага илтеп тора. «Бүген Татарстан товарларны китереп тору күләмнәрен һәм ассортиментын киңәйтергә тели», - диде ТР Президенты. 

Әңгәмә барышында яклар Татарстан белән Бәһрәйн арасында нефть разведкалау һәм чыгару, нефть ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Шәех Сәлман бән Хәлифә Әл Хәлифә Татарстан нефть компанияләрен Бәһрәйнгә уртак нефть-газ проектларында катнашырга чакырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International