Рөстәм Миңнеханов Казанда медицина университеты клиникасы - 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе бинасында булды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең «Медицина университеты клиникасы» ДАСУнең хирургия корпусында (Казан шәһәренең 5 нче номерлы хастаханәсе, Шәриф Камал ур, 12) булды. 

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча әлеге бинада төзекләндерү эшләре алып барылды. 

Әлеге бина Казанда сакланып калган совет конструктивизмы үрнәге һәм республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. ТӨзекләндерү барышында бинансың тышкы бизәлеше үзгәртелмичә, яңартылды гына. Эчтә заманча материаллар кулланып, үзгәрешләр кертелде. 

Хастаханә тарихы турында «Медицина университеты клиникасы» ДАСУнең баш табибы Илнур Шәрәфетдинов сөйләде. Бөек Ватан сугышы чорында биредә эвакогоспиталь була. Ә 2015 елда шәһәр хастаханәсе Казан медицина университетына кушыла. 

Капиталь ремонт хастаханәдә март аенда тәмамланды. 

ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, хастаханәнең гомуми мәйданы 20 мең кв. метрдан артык, объект 448 урынга исәпләнә, хезмәт итүчеләр саны - 504 кеше, шул исәптән 102 табиб. Төзекләндерү һәм капиталь ремонтка 800 млн. сумнан артык акча китте. ТР сәламәтлек саклау министры билгеләгәнчә, бүген хастаханәгә 80 ел тула. Һәм хастаханәгә аның беренче баш табибы Владимир Крупин исемен бирү тәкъдиме бар. 

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөргән затлар кабул итү-диагностика бүлеген, рентген һәм УЗИ кабинетын, операцияләр блогын һәм башка бүлекләрне карадылар. Хастаханәдә 4 операцияләр залы бар, 6 реанимация урыны һәм башка заманча медицина җиһазлары бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International