Казанда Россия президенты бүләгенә ат чабышлары узды

2011 елның 24 июне, җомга

Бүген “Универсиаданы каршылап” призына үткәрелгән бәйгедә Россиянең иң яхшы спринтерлары катнашты. Бәйге “Казан” ат-спорт комплексында Россия Федерациясе призына оештырылган ат чабышлары кысаларында узды.
Бәйгенең дистанциясе – 1400 метр. Приз фонды – 1 миллион сум.
Бәйге башланыр алдыннан белгечләр Серебряный бор (Ростов өлкәсе), Эрджийас (Чечня) һәм Куайт Энд Дейнджеру (хуҗасы – Ф.Сибагатуллин исемендәге “Нурлат ат заводы” муниципаль унитар предприятиесе) кушаматлы юртакларга өстенлек бирде.
Стартка кадәр Вольяж, Куриче һәм Серебряный бор кушаматлы айгырлар беренче урын өчен көрәште. Әмма борылыштан соң финиш сызыгына Куайт Энд Дейнджер беренче булып чыкты (җайдагы – Ш.Хатков) һәм финишка кадәр бер атны да уздырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International