Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында катнашты

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген иртәнге сәгать 10 да бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы ачылды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. 

Утырыш Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлыктан башланды.    

Президиум тәкъдиме буенча утырыш көн тәртибенә 35 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 19 республика закон проекты һәм 12 федераль закон проекты һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативалары.

Беренче укылышка 15 закон проекты әзерләнгән.

Икенче укылышка дүрт закон проекты әзерләнгән – азык-төлек иминлеге турында законы проекты, республика Җир кодексына, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә медицина айныткычлары эшчәнлеген оештыруга бәйле 2 закон проектына үзгәрешләр кертү турында.

Парламент утырышында 2016 елда Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап тыңланылды.

Моннан тыш, көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән  парламент комитетлары рәисләре Шакир Яһудин, Альберт Хәбибуллин, Леонид Якунин һәм Светлана Захарова чыгыш ясады.

Шулай итеп, Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә 43 мәсьәлә кертелде.

Төгәлрәк Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайтында - http://www.gossov.tatarstan.ru/news/show/4649

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International