Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында катнашты

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, көн тәртибендә республика территориясендә инновацион проектларны гамәлгә ашыру тәкъдиме булды. 

"Плита-фундамент" технологиясе буенча бетоннан түшәү материалы турында  IS.Com (Португалия) компаниясе президенты Мендес әфәнде (Joao Mendes) сөйләде. Әлеге материалны юл төзелешендә нигез итеп кулланып була. Әлеге алым гадәттәге арматура урынына махсус полиэтилен пленка һәм корыч пластиналар куллануны тәкъдим итә һәм юл гомерен 40 елга кадәр озайта. 

Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына әлеге тәкъдимнәрне өйрәнергә йөкләде, һәм Португалия компаниясенә Татарстанны Россия базарына чыгу юлы итеп куллануны тәкъдим итте. Ул шулай ук асфальт юллардан бетон юлларга күчү тәкъдимен искә төшерде. 

SDN-нанокомпозит материаллар турында Advenira Enterprisis генераль директоры Эльмира Рябова сөйләде. Әлеге "Роснано" портфеле компаниясе АКШ (Калифорния) урнашкан. Татарстан Президенты бу уникаль материалны куллану мөмкинлеген "Татнефть" һәм "ТАИФ" кебек компанияләргә карарга тәкъдим итте. 

Киңәшмәдә шулай ук "Универсал-контактные сети" ҖЧҖ тәкъдиме каралды. Алар магнитта йөрүче поездлар турында сөйләде. Көпчәкләр юк, рельслар да кирәкми. 

"Российский маглев" кластеры советы рәисе Анатолий Зайцев сүзләренчә, шул технология "Мәскәү-Екатеринбург" югары тизлекле магистральдә кулланылса, чыгымнар икеләтә кими. 

"Татарстан яңа технологияләргә ачык булуы белән популяр, биредә проектлар тиз гамәлгә ашырыла. Татарстанда көчле технологик һәм интелектуаль нигез бар", - диде Зайцев. 

Шулай ук "ПромХимПроект" (Ярославль) институты мөмкинлекләре дә тәкъдим ителде. Ул нефть эшкәртү заводларын проектлый. Аның мөмкинлекләре турында генераль директоры Андрей Кукол хәбәр итте. 

Институт "ТАИФ-НК" нефть җитештерү заводына 7 проектны эшләде, шул исәптән авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын төзүдә дә катнашты. 

"Полигон" фәнни-производство предприятиесенең ИТ-инфраструтураларда импортны алыштыру мөмкинлекләре турында Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Дмитрий Шаронов хәбәр итте. Мәгълүматларны сакалу һәм техника эшен контрольдә тоту турында сүз барды. 

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әлеге системаларны дәүләт челтәрендә куллану һәм предпрятиеләрдә куллану мөмкинлеге барлыгын искәртте. Уфа компаниясендә әлеге продуктны алып, сынап карарга тәкъдим ителде. 

Schneider Electric компаниясенең Россия һәм БДБ илләрендә президенты Йохан Вандерплаетсе Татарстан нефть химиясе предприятиеләре өчен тәкъдимнәр ясады. Ул биш продукт турында хәбәр итте. Алар Иннополис территориясендә гамәлгә ашырыла ала. 

Ахырда "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов һәм Йохан Вандерплаетсе хезмәттәшлек итү турында ниятләр турында килешү имзаладылар. Ул нефть чыгару, нефть эшкәртү өлкәсендә модернизацияне күздә тота. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International