Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – Сабантуйны ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертү

2017 елның 15 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуйда катнашты. Чара гадәттәгечә Мирный бистәсе Каенлыгында узды. 

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде. Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрларның һәм иң югары вазыйфаи затларның VI халыкара конференциясендә (МИНЕПС) катнашучылар бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды, аерым алганда, ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Нада Әл Нәшиф. 

Сабантуйның төп мәйданчыгында республиканың муниципаль районнары авыл көнкхреше күренешләрен оештырган иде. Кунакларга татар һәм урыс авылларының милли гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләделәр. Кукмара, Зеленодольск, Балык Бистәсе, Буа, Биектау, Теләче, Лаеш, Нурлат һәм Кайбыч районнары үз экспозицияләрен куйган иде – барлыгы 11 район. 

Шуннан ерак түгел Татарстан Республикасы халык һөнәрләре һәм кәсепләре ярминкәсе оештырылган. Теләгән кеше күннән, агачтан, пыяладан, металлдан ясалган эшләнмәләрне, шулай ук татар милли киемнәрен һәм аяк киемнәрен сатып ала алды. 

WorldSkills Kazan-2019 мәйданчыгында Рөстәм Миңнехановка эшче һәөнәрләренең бөтендөнья чемпионаты символлары – Алтын һәм Алмазны  күрсәттеләр.    

Үзәк мәйдан сәхнәсеннән чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Казан шәһәрендә Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен мөһим вакыйга – Сабантуй бара. Ул бәйрәм кунакларын котлады һәм аларга рәхәтләнеп ял итүләрен теләде. 

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, бу көннәрдә Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрларның һәм иң югары вазыйфаи затларның зур халыкара конференциясе эшли. Татарстан башкаласына ЮНЕСКО әгъзасы булган 116 дәүләт вәкилләре җыелган.  

«Күптән түгел, Свияжск утрау-шәһәрендәге Успенье соборын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү билгеле булды. Бу – зур җиңү! Киләчәк бурычыбыз – Сабантуйны ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертү. Минемчә, без бу максатыбызга да ирешербез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, хезмәттәшләренә, сәнәгать предприятиеләренә, шәһәр кешеләренә Татарстан башкаласының шушы бәйрәмне яңарып һәм тагын да матурланып каршы алуы өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да бәйрәм белән котлады.    

«Кадерле дуслар! Татар халкының мәдәниятенең һәм гореф-гадәтләренең бөтен байлыгын чагылдыручы бу күркәм бәйрәм Сабантуйда катнашуыма бик шатмын, – диде ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Нада Әл Нәшиф. - ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә Татарстанның өченче объекты – Свияжск утрау-шәһәрендәге Успенье соборы керде. Без сезнең катнашуда ачык йөз һәм кунакчыллык күрсәтеп уздырыла торган башка гүзәл вакыйгаларны да көтеп калабыз». 

Аннары Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның котлау телеграммасын укып чыкты. 

Сабантуйны бәйрәм концерты дәвам итте, мәйданда милли көрәш ярышлары башланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International