Татарстан Республикасында 2017 елның 20 июленә 1 252,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган

2017 елның 21 июле, җомга

Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 894  тикшерү уздырылган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгышын шул мәсьәләдән башлады. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

2017 елның 20 июленә 1 252,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык палнның 52,2%ы, һәм үткән елның шушы чорына карата 106% тәшкил итә. Питрәч муниципаль районында торак тапшыру планы үтәлгән, диде Ирек Фәйзуллин.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 226,1 мең кв. м. мәйдандагы 4 мең 134 фатирлы 83 йорт буенча хисап тапшырылган.

128 төзелүче социаль ипотека программасы объекты буенча 88 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә - 31 объект, 9 объектта эшләр күп әле.

2017 елда аренда торагы программасы буенча 22,6 мең кв. м. мәйданда 387 фатирлы 17 йорт төзү каралган. Бүгенгә 15,4 мең кв. м. мәйданда 258 фатирлы 14 объект тапшырылган (Югары Ослан – 7, Чирмешән – 1, Мамадыш - 4, Әлки районы - 2). Моннан тыш, 2 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Иннополис); 1 объектта эчке эшләр бара (Апас районы).

Татарстанда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 71 объекттан 30 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә - 36 йорт, 5 йортта эшләр күп әле.

Аз катлы төзелеш программасы буенча пландагы 8 800 йорттан 5 322 йорт гамәлгә кертелгән.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, «Авыл клублары» программасы буенча  республикада 5 объектта эшләр тәмамланган (Әлки, Апас, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч районнары). 31 объектның 26сында эшләр дәвам итә.

Ирек Фәйзуллин шулай ук ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм аларга ремонт ясау, фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАПлар), табиб амбулаторияләре һәм башка сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү турында да сөйләде.  

Республикада фельдшерлык-акушерлык пунктларының (ФАП) 16 муниципаль райондагы 16 объектында монтаж төгәлләнгән. Эшләр 26 районның 26 объектында дәвам итә.

Амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт буенча 2017 елда Татарстан Республикасында капремонт Казандагы, Чаллыдагы, Түбән Камадагы, Әлмәттәге 74 бинада каралган. Бүгенгә 72 объектта эшләр башланган, диде Ирек Фәйзуллин.

2017 елда корылырга тиешле 120 универсаль спорт мәйданчыгыннан 34 муниципаль берәмлекнең 76 мәйданчыгында эшләр төгәлләнгән.

Моннан тыш, республикада мунициципаль районнарда өстәмә рәвештә спорт объектлары төзү каралган. 2017 ел планындагы 14 спорт объекты буенча  кирәкле документация җыела һәм әзерләнә. 6 универсаль спорт залы, 8 йөзү бассейны төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International