“Халык контроле” нә ТКХ мәсьәләләре буенча килгән мөрәҗәгатьләрнең саны 60%ка арткан

2017 елның 21 июле, җомга

Татарстанда “Халык контроле” нә ТКХ мәсьәләләре буенча килгән мөрәҗәгатьләрнең саны 60%ка арткан. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 5 популяр категориясенә территорияләрне яхшырту, муниципаль юлларны төзекләндерү һәм карап тору, торак-коммуналь хезмәтләре, юл хәрәкәтен оештыру һәм тышкы рекламада бозу керә.

Сизелерлек үсеш ике категориядә күренә: 2016 елда ТКХ категориясендә 1,5 меңнән артык гариза җибәрелгән булса, 2017 елда – 2,4 меңнән артык.

“Тышкы рекламада бозу” категориясендә гаризалар саны 54%ка арткан: 2016 елда татарстанлылар тарафыннан 910 гариза җибәрелгән, 2017 елда 1,4 меңнән артык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International