Рөстәм Миңнеханов Урта Әләзән авылында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачуда катнашты

2017 елның 22 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Урта Әләзән авылында яңа башлангыч мәктәпне һәм балалар бакчасын ачуда катнашты. 

Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев чыгышында белдергәнчә, авыл халкы бу уку йорты кирәклеге турфнда күптәннән әйтә торган булган. "Бу мәсьәлә авыл активы белән очрашуларда ничә кат яңгырады, - диде ул. - Балаларның дәүлә стандарты буенча белем алуы әһәмиятле. Сезгә бәхет һәм сәламәтлек телим". 

"Мин сезнең авыл турында күпне ишеткәнем бар һәм күптәннән киләсем килә иде. Бүген Бөтенроссия авыл Сабантуен бәйрәм итү көнендә безгә шундый мөмкинлек туры килде, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. - Хәзер без бик күркәм мәктәп һәм балалар бакчасы ачылуда катнашабыз. Балалар - ул безнең бәхетебез. Шуңа күрә аларга сыйфатлы белем алу өчен шартлар булдыру зарури". 

Шуннан кунаклар бинаны карады, укытучылар, тәрбиячеләр һәм балалар белән аралашты. 

Аннан Рөстәм Миңнеханов һәм Иван Белозерцев Җәмигъ мәчетен карадылар, ул авылда 2015 елда ачылган, ул бер мең кешегә кадәр сыйдыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International