Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасын "Ефәк юл-2017" халыкара раллисда җиңү белән котлады

2017 елның 22 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасын "Ефәк юл-2017" халыкара раллисда җиңү белән котлады һәм "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагинга котлау телеграммалары юллады. 

"Ихлас йөрәктән барыгызны да "Ефәк юл - 2017" халыкара раллиенда искиткеч биңүегез белән котлыйм. 

Без һәрвакыт безнең мустангларга ышанабыз, һәм, шуның белән бергә, һәр җиңүегез – сезнең белән, республикабыз, илебез белән горурлану өчен яңа сәбәп. Әлеге җиңү ил автотранспортының абруен һәм дөньядагы данын раслау өчен яңа мөмкинлек, шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ үсеше, гомумән, ватан автосәнәгатенең үсешенә бер адым. Команданың бердәмлеге,профессиональлеге, эшкә сәләтлелеге, коллектив тугрылыгы һәм һәр уенчының, “КАМАЗ-мастер” белгечләренең максатчанлыгы сокландыра һәм илһамландыра.

Сез чын осталар, һәрберегезгә актив хезмәт һәм аерым уңышыгыз, җиңүегез өчен зур рәхмәт. Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа зур уңышлар телим", - диелгән Татарстан Президенты телеграммасында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International