Алексей Песошин Волгоградта яңа стадион төзелешенең барышы белән танышты

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Волгоградта төзелеп килә торган стадионны карады.

Искә төшерәбез, Алексей Песошин бүген Волгоградка килде.

Стадион футбол буенча дөнья чемпионатына төзелә. Моннан тыш, ярны ныгыту корылмалары төзелеше кысаларында Волгоградның яр буенда беренче тапкыр пляж барлыкка киләчәк.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы стадионның үзенчәлекле корылышын, башка инфраструктураны билгеләде.

“Мондый структура гамәлгә ашыру өчен катлаулы, ләкин, күргәнебезчә, эшләр уңышлы бара. Татарстан бу этапны 2012-2013 елларда,  Казанда җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында яңа футбол стадионы төзелгәндә узды. Ә быел без Конфедерацияләр кубогы матчларын әзер стадионда кабул иттек. Волгоградта стадион төзүчеләргә һәм өлкә хакимиятенә уңышлар телим. Соңгы адымнар һәрвакыт катлаулы була. Без сезнең стадионны карадык, эш күләмен дә, һәм төзелештә катнашучылар санын да бәяләдек”, – диде ул. 

“Иң мөһиме - футбол кыры. Ул бөтен таләпләргә туры килергә тиеш. Моннан тыш, монда табигать күренеше бик матур. Һәм монда еллар буе планлаштырылган эшләр тормышка ашырылачак. Эшнең күләме куркытмый, күзләр курка, ә куллар эшли дигәндәй. Минемчә, сезнең барысы да әйбәт булачак”, - дип билгеләде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International