Алексей Песошин Волгоградта “Идел елгасын саклау, пычрануны булдырмау һәм рациональ куллану турында”гы киңәшмәдә катнашты

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Волгоградта булды, монда ул “Идел елгасын саклау, пычрануны булдырмау һәм рациональ куллану турында”гы киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

Киңәшмәдә илнең 15 төбәге, шулай ук федераль министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.

“Аерым игътибарны Идел-Ахтүбә тугайлыгын саклауга бирергә кирәк. Ахтүбә елгасын, Волгоград сусаклагычын өстәмә су белән тәэмин итү, гомумән гидротехник корылмаларының үткәрү мөмкинлеген яхшырту кирәк. Бу эш системалы алым таләп итә.Төбәкләр Иделне саклау буенча үз проектларын булдырырга тиеш”, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.

Россия Хөкүмәте рәисе Идел елгасының  Россия өчен гади символ гына булмавын, бәлки илебезнең мәдәнияте һәм тарихының аерылгысыз өлеше булган бердәнбер табигый һәйкәл булуын билгеләде. Ул әле Россиянең икътисадый артериясе дә: Идел бассейны территориясендә 60 миллионнан артык кеше яши. Ул бик мөһим юл, шәһәр һәм бистәләр, сәнәгать оешмалары, авыл хуҗалыгы өчен су һәм энергия чыганагы. Иделгә Россиянең барлык пычрак суларының өчтән бере агып төшә. Сәбәбе сәнәгать һәм муниципаль чистарту корылмаларының физик яктан тузуы һәм технологик яктан артта калуы, түбән нәтиҗәлелеге. Тагын бер проблема - елга баткан суднолар белән дә тулган. Экологлар фикеренчә, Идел елгасы үз-үзен чистарту мөмкинлекләрен сарыф итеп бетергән. “Елга яңадан чиста булсын өчен зур эш башкарырга кирәк. Шуның өчен без Иделне саклау һәм чистарту буенча яңа өстенлекле проектка тотындык", – диде Дмитрий Медведев.


Киңәшмә барышында Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров доклад ясады.

“Волгоград өлкәсе, аның халкы өчен Идел яшәү һәм үсеш чыганагы булып тора. Халыкның күп өлеше яр буе территориясендә яши. Иделнең түбәнге өлеше проблемаларын хәл итүгә, Идел-Ахтүбә тугайлыгын саклауга хакимият ягыннан зур игътибар таләп ителә. Иң төп бурычларның берсе – территорияләрне комплекслап үстергәндә, бердәнбер булган табигый объектларны саклау, экология системасына зыян китермәскә кирәк",- дип ассызыклады ул.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International