Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районында тикшерү бүлеген ачты һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча РФ ТК Тикшерү идарәсенең Лениногорск районара тикшерү бүлегенең яңа административ бинасы ачылуда катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча РФ Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәмәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнаштылар.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты - илдәге иң яхшыларның берсе.  Югары күрсәткечләр – аның хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшчәнлеге ул. «Иң мөһиме – кешеләр, һәм алар уңайлы шартларда хезмәт итәргә тиеш, - дип билгеләде ул. – Болар барысы да илдә тәртип булсын, закон өстенлеге һәм тотрыклылык булсын өчен эшләнә». 

Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм ТР Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.

Аннан ул яңа бинаны карады. Бүген тикшерү бүлегендә алты кеше хезмәт итә.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Лениногорск тикшерү бүлеге җаваплыгына Чирмешән районы да керә. 2016 ел һәм 2017 елның беренче ярты еллыгында барлыгы тикшерүчеләр 218 җинаять тикшергәннәр, шуларның 93 – авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр. 119 җинаять эше судка юнәлтелгән.

Шуннан Татарстан Президенты Лениногорск үзәк район хастаханәсендә булды, анда ул яңа кан тамырлары үзәген карады.

Биредә 6 урынлы нейрореанимация урнашкан, кан тамырлары авырулары өчен 24 урын, савыктыру физкультурасы өчен ике кабинет һәмәм башка бүлмәләр бар.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, авыруларга вакытында дөрес диагноз куярга һәм югары сыйфатлы табиблар хезмәтен күрсәтергә мөмкинлекне тәэмин итәчәк. Әлеге үзәктә тагын якындагы район кешеләре дә дәвалана алачак. Бу үз чиратында Әлмәт кан тамырлары үзәгенә йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк.

Эш сәфәре ахырында Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Уңышны җыю кампаниясе барышы турында район башлыгы Рәгать Хөсәенов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, кырлар мәйданы – 102,3 мең гектар, шуларның 73,7 мең гектары – сөрүлек җирләре. Чәчүлекләр күләме – 63 мең гектардан артык, шулардан 36 мең гектар бөртеклеләр, 3,5 мең гектар – техник культуралар, 21 мең гектар – терлек азыгы.

Бүгенге көнгә 2,7 мең гектарда уңыш җыелган, бу – 7,7 %. Барлыгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре 9,7 мең икмәк суктырылган. Уңышлылык – гектарыннан 35,3 центнер. Кырларда 60 комбайн эшли.

Бүген уҗым чәчү эшләре башланды. Барлыгы уҗымга 12 мең 260 гектар бирелгән.

Шуай ук район башлыгы төрле республика программаларын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президентының мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге турындагы соравына Рәгать Хөсәенов барлык ремонт эшләре тәмамлануы турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International