«Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советы 14 компания проектларын хуплады

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советының быелгы икенче утырышын уздырды.   

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

ИТ-компанияләрнең инвестицияләренең  гомуми күләме 2 млрд. сум булган 14 яңа проекты каралды һәм хупланды, шулар арасында Россия һәм чит илләр компанияләренең зур булмаган проектлары да, эре проектлары да бар.  

«СИТРОНИКС Телеком Солюшнс» АҖ nGenie мультисервис программа платформасын әзерләү проектын тәкъдим итте, ул ситуацион һәм мониторинг үзәкләре, персоналга һәм ресурсларга идарә системалары, транспорт паркына идарә системалары, IoT өлкәсендә «акыллы өй» форматында хезмәт күрсәтү (Internet Of Things) өчен хәл ителешләр булдыра.

«РЭДМЭДРОБОТ» компаниясе – мобиль кушымталар эшләүче алдынгы Россия компанияләренең берсе. Компания «Иннополис» МИЗ территориясендә мобиль кушымталар өчен «Шәхси  кабинет төше» платформасын эшләргә җыена. «КОДВАРДС ИННОВАЦИИ» ҖЧҖ компаниясе проекты 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балаларны компьютер программалаштыруына өйрәтү өчен «Кодвардс» санлы уку-укыту методик комплексын тәкъдим итә.

 «АЭРОПРАКТИКА» ҖЧҖ махсуслаштырылган авиация техникасын булдыру һәм яңарту буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре алып бара.

«КАСАНДРА ГРУП» ҖЧҖ һәм «К-Проекты» ҖЧҖ компанияләре проектлары Россия Федерациясенең санлы икътисады программасы нигезендә белешмәләрне эшкәртүгә мониторинг өлкәсендә программа хәл ителешләрен булдыруны күз алдында тота.

«Сорамитсу Лабс» ҖЧҖен гамәлгә куючы – Япония Soramitsu Co. Ltd. финтех-компаниясе, ул «блокчейннар» технологиясен үстерү белән шөгыльләнә. Тәкъдим ителгән проект финанс хезмәт күрсәтүләре өлкәсендә Hyperledger Iroha блокчейн-платформасын эшләүне күзаллый.

 «Робософт» ҖЧҖ компаниясе проекты коботлар һәм робот техникасы комплекслары өчен система программа тәэмин ителешен һәм гамәли китапханәләрне эшләүне тәкъдим итә.

 «ТСК Центр разработки» ҖЧҖ – «Техносерв Консалтинг» ҖЧҖнең кече компаниясе, ул оешманың үз клиентлары белән төрле коммуникация каналлары (офислар, сайтлар, мобиль кушымта, терминаллар һәм башкалар) аша хезмәттәшлеге барышын автоматлаштыру өчен универсаль платформа әзерләргә планлаштыра.

«Шнейдер Электрик» АҖ (Schneider Electric компаниясенең Россия бүлекчәсе) проекты «Иннополис» МИЗ территориясендә «Шнейдер Электрик» техник-гамәлгә кертү үзәген булдыруны күз алдында тота.    

«Геткодер» компаниясенең төп продукты –  SaaS-хәл ителеше GetCoder ачык чыганакларда башлангыч кодны анализлау юлы белән программа белән  тәэмин итүчеләрне эзләү, бәяләү һәм рангларга бүлү методикасын һәм алгоритмнарын файдалана.  

«Иннодата» ҖЧҖ компаниясе проекты заказчылар белән клиентлар арасында социаль челтәрләрдә аралашу нәтиҗәлелеген арттыру өчен социаль челтәрләр белән эшләү платформасын әзерләүне тәкъдим итә. 

 «ФМ Разработка» ҖЧҖ RFID (ингл. Radio Frequency IDentification, радиоешлык идентификациясе) инфраструктура кору өчен җайланмаларны проектлауны һәм программа белән тәэмин итүне күзаллый.

«Ай Ти Бизнес Солушенс» (IT Business Solutions) ҖЧҖ – компания-интегратор, җитештерү һәм сәүдә предприятиеләре өчен, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр өчен мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хәл ителешләрне тәкъдим итә.  

Азакта «Иннополис» МИЗда техник-гамәлгә кертү эшчәнлеген башкару турында булган килешүгә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды. «Инспираша» ҖЧҖ –  2016 елның 16 ноябреннән  «Иннополис» МИЗ резиденты. Гамәлгә куючысы алмашыну сәбәпле компаниянең эшчәнлеге даирәсе киңәя. Яңа милекчесе – «КИВИ» АҖ. «Инспираша» ҖЧҖ «КИВИ Платформа» ҖЧҖ дип аталачак, төп проекты – финтех-лабораторияләр булдыру.

Искәртәбез, хәзер «Иннополис» МИЗ территориясендә 48 компания-резидент бар, шулай ук 8 компания партнер статусында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International