Ирина Бокова Минтимер Шәймиевне ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалогны ныгыту буенча махсус илчесе дип игълан итте

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турында сертификат тапшыру тантанасында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалогны ныгыту буенча махсус илчесе исемен бирү турында хәбәр итте.

“Сезне ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалогны ныгыту буенча махсус илчесе итеп чакыру өчен үзегезнең эшчәнлегегез белән аргументлар бирдегез. Болгар тарих-археология комплексын һәм Зөя утрау-шәһәрлеген Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүдә Сез актив катнаштыгыз. Мин бүген Сезнең Зөядәге Успение соборына карата да яхшы мөнәсәбәтегезне күрдем. Мәдәни мирасны хөрмәтләү эшендә Сез экспертларны, бик күп кешеләрне туплыйсыз. Безнең өчен бу бик мөһим. Сез күп еллар дәвамында Россия Федерациясе кысаларында Татарстан Республикасының үсеше өчен генә эшләмәдегез, Сез шулай ук бөтен илнең проблемаларын кайгыртасыз. Татарстанның беренче Президенты буларак та, һәм хәзер Дәүләт Киңәшчесе сыйфатында да. Минем уйлавымча, Сезнең әле Россия һәм Татарстан белән генә түгел, ә бәлки бөтен дөнья белән уртаклашырлык яңа идеяләрегез һәм энергиягез күп”, - диде Ирина Бокова.

“Мин азрак Сезне беләм, бервакыт иң зур казанышыгыз турындагы сорауга, Сез кешеләр милләтенә, диненә карамастан, миңа, Татарстан лидерына ышандылар, дип җавап бирдегез. Сәяси эшчәнлегегез дәвамында Сез Россия Федерациясендә мәдәниятләр арасындагы диалогны эзлекле рәвештә яклаучы булдыгыз. Зур соклану һәм хөрмәт белән Сезне ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасындагы диалогны ныгыту буенча махсус илчесе итеп игълан итәм", - дип белдерде Юнеско генераль директоры.

Тантанада катнашучы кунаклар Юнеско генераль директоры тәкъдимен аягурә басып, алкышлар белән хупладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International