Ирина Бокова һәм Минтимер Шәймиев В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясендә булды

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә булганнан соң, КФУның В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе территориясендәге объектларны карады.  

Аларны “Роскосмос” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Сергей Савельев, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин озата йөрде.

Обсерватория буенча экскурсияне КФУ ректоры Илшат Гафуров уздырды. Ул кунакларга тарихи биналар ансамблен һәм уникаль җайланмаларны күрсәтте. Шулай ук Казан университетында йолдызлы күкне күзәтү традициясенең тарихы турында сөйләде. Нәкъ монда РФ территориясендә беренче астрономия кафедрасы ачыла, шуңа күпчелек галим-астрономнар монда эшли.

Төп объектларны караганнан соң, түгәрәк өстәл булды. Анда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә обсерватория комплексын кертү мәсьәләсе каралды.

Ирина Бокова искә төшергәнчә, В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясен бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турында ЮНЕСКО тарафыннан астрономия елы дип игълан ителгән 2009 елда “Астрономия - мәдәни мирас” проекты кысаларында фикер алышынган була.

“Безнең өчен В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясен аерым объект буларак ЮНЕСКО исемлегенә кертү перспективасы аеруча актуаль. Моннан тыш, бүген космосны үзләштерү буенча илебез казанышларын бөтендөнья мәдәни мирасы итеп тану мөмкинлеге хакында да фикер алышынды – бәлкем безгә бу ике проектны берләштерү мөмкин булыр”, - дип билгеләде Илшат Гафуров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International