1953 нче елның 2 августында Татарстан Республикасының Саба районы Урумширмә авылында туа.
1976 елда “эчке янулы двигательләр” белгечлеге буенча Казан авиация институтын тәмамлый.
1976-1986 елларда – ТАССРның Саба районы “Сельхозтехника” берләшмәсендә хәрәкәт куркынычсызлыгы буенча инженер, автотранспорт техноҗитәкчесе, идарәче урынбасары.
1986-1992 елларда – Татарстан Республикасының Саба районы ремонт-техника предприятиесе идарәчесенең автотранспорт буенча урынбасары.
1992-1998 елларда - Татарстан Республикасының Саба районы кулланучылар җәмгыяте идарәсенең сәүдә буенча идарә рәисе урынбасары, идарә рәисе.
1998-2001 елларда –Татарстан Республикасының Саба районы кулланучылар хокукларын яклау Комитеты рәисе.
2001-2005 елларда – Татарстан Республикасының сәүдә һәм тышкы икъдисадый хезмәттәшлек Министрлыгының Саба районы буенча бүлек башлыгы.
2005 елдан бирле – Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары.
Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре.
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале – дәүләт бүләгенә ия.