Интернет аша кабул итү

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталыннан файдаланучы хөрмәтле кулланучылар!

Үзегезнең сорауга тиз арада тулы җавап алыр өчен, үзегез турында дөрес мәгълүматны күрсәтегез. Фамилия, исем, әтиегезнең исеме (соңгысы булган очракта), электрон почта адресы яисә почта адресы мәҗбүри рәвештә күрсәтелергә тиеш. Мөрәҗәгатегезне җыйнак рәвештә һәм дөрес итеп языгыз.

Сезнең соравыгыз Татарстан Республикасы Хөкүмәте карамагына туры килә икән, Сезнең мөрәҗәгатегез, теркәлү вакытыннан алып, 30 көн эчендә каралачак.

Хакимият органнарында коррупция күренешләре фактлары турында хәбәрләр. Бу бүлек ярдәмендә Сез шулай ук Татарстан Республикасы хакимият органнары дәүләт хезмәткәрләренең коррупция фактлары турында Сезгә билгеле булган мәгълүматны хәбәр итә аласыз.

Интернет аша мөрәҗәгать иткәнче, “Еш бирелә торган сораулар” бүлеген карап чыгарга киңәш итәбез. Бәлки, Сез үзегезне кызыксындыра торган темага мәгълүматны шунда табарсыз.
Гражданнарның Россия Федерациясе Конституциясе биргән дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү хокукын тормышка ашыру һәм дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазифадагы затларның гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе белән бәйле хокукый мөнәсәбәтләр 2006 елның 2 маенда 59-ФЗ номерында кабул ителгән “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы Федераль закон белән билгеләнә (законга 2010 елның 29 июнендә, 27 июлендә үзгәрешләр кертелде).

Адресатны төгәл сайлау мөрәҗәгатьне карау вакытын тизләтәчәк. Әгәр дә сез билгеле бер министрлыкка яисә ведомствога мөрәҗәгать итәргә теләсәгез, һәм сезнең сорау шул министрлык компетенцисендә булуын төгәл белсәгез, зинһар, аны исемлектән сайлагыз. Калган очракларда соравыгызны ТР Хөкүмәтенә адреслагыз.
Кызыл төс белән аерып күрсәтелгән өлешне тутыру мәҗбүри.
Кызгылт сары төс белән билгеләнгән юлларның икесеннән берсен булса да тутырырга кирәк

Сезнең соравыгыз
Для отправки обращения обязательно укажите почтовый адрес или Email




Рәсемдә (латинча юл хәрефләре, саннар) тасвирланган текстны аерып билгеләгез

на указанный email будут отправлены данные для проверки статуса обращения


Файлларның рөхсәт ителгән форматлары: doc, docx, rtf, pdf, gif, jpg, png, txt, xls, xlsx
Бер файлның иң зур размеры: 5MB

Мөрәҗәгатегезнең нинди тикшерелү стадиясендә торуын белү өчен, электрон мөрәҗәгатьнең тикшерелү стадиясе дигән сервистан файдалана аласыз. Моның өчен үзегезнең хәбәрне җибәргәннән соң бирелгән персональ парольне кертергә кирәк була.
Copyright © 2003-2017 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования