Әбдерәзәков
Габделхак Әсфән улы
ТАССР МС рәисе: 1959 – 1966 еллар
БИОГРАФИЯ
1915 елның 4 сентябрендә Ульяновск өлкәсенең хәзерге Иске Кулаткы районындагы Иске Кулаткы авылында туган

Белеме:
1934 елда – Мокша авыл хуҗалыгы техникумын,
1953 елда – КПСС Үзәк комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый

Хезмәт эшчәнлеге:
1934 – 1935 елларда – Көнбатыш Себер краеның Чувын район җир бүлегендә участок зоотехнигы
1935 – 1938 елларда – өлкән зоотехник
1938 – 1939 елларда – Иске Кулаткы район җир бүлеге мөдире
1939 – 1942 елларда – Куйбышев өлкәсе хезмәт ияләре депутатларының Иске Кулаткы район советы башкарма комитеты рәисе
1942 – 1944 елларда – ВКП(б) Иске Кулаткы район комитетының беренче секретаре
1944 – 1946 елларда – совхоз бүлеге мөдире
1946 – 1947 елларда – ВКП(б) Ульяновск өлкә комитеты секретаренең терлекчелек буенча урынбасары
1947 – 1948 елларда – ВКП(б) Үзәк комитетының авыл хуҗалыгы идарәсендә кадрлар бүлеге инспекторы
1948 – 1954 елларда – КПСС Үзәк комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы
1954 – 1959 елларда – КПСС Үзәк комитетының РСФСР буенча авыл хуҗалыгы инструкторы
1959 – 1966 елларда – ТАССР Министрлар Советы рәисе
1966 – 1979 елларда – РСФСРның авыл хуҗалыгы министры урынбасары

Аның вакытында республика икътисадый күтәрелеш кичерә – бигрәк тә нефть чыгару һәм авиация сәнәгате өлкәсендә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International