Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне

Коронавирус инфекциясенә (COVID-19) бәйле рәвештә килеп туган эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 14 декабрендә планлаштырылган Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көнен эпидемиологик хәл  тотрыкланганга  кадәр кичектерү турындагы тәкъдиме хупланды.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан шәхси кабул итүне алдан язылу буенча уздыру тәкъдим ителде.

Алдан язылу 264-16-16 телефоны буенча гариза бирүченең фамилиясен, исемен, атасының исемен (соңгысы – булган очракта), туу датасын, әлеге мөрәҗәгать итүченең карантинда яки үзизоляциядә булу-булмавын билгеләү һәм башка мәгълүматларны теркәү максатыннан башкарыла.

Мөһим:

  • бер гражданны кабул итү вакыты - 15 минут. Шул сәбәпле мөрәҗәгать текстын язма рәвештә алдан әзерләп килергә киңәш ителә;  
  • бинада мөрәҗәгатьне язмача әзерләү мөмкинлеге каралмаган;
  • битлек, перчатка кию һәм кул гигиенасы чараларын үтәү мәҗбүри;
  • Социаль дистанция сакланырга тиеш; 
  • бинага кергәндә контактсыз термометр ярдәмендә тән температурасын үлчәү башкарылачак.

Шәхси кабул итүгә тән температурасы югары яки көчле респиратор йогышлы инфекция (ютәл, төчкерү, томау) симптомнары булган, шулай ук карантинда яки үзизоляциядә булырга тиешле гражданнар кертелми.

Исегезгә төшерәбез, шәхси кабул ителгәндә граждан үзен таныклый торган документ күрсәтергә тиеш!

Соңгы яңарту: 2020 елның 11 декабре, 17:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International