Абрамов
Кыям Алимбәк улы
ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе: 1930 – 1937 еллар
БИОГРАФИЯ
1897 елның 7 июнендә Сембер губернасының Буа өязендәге Иске Тинчәле авылында туган
1938 елның 9 маенда вафат булган, нахакка репрессияләнгән, үлгәннән соң акланган

Белеме:
1910 елда – Иске Тинчәле мәдрәсәсен,
1917 елда – Сембер укытучылар әзерләү курсларын,
1922 ел – Казан шәһәрендә Совет партия мәктәбен,
1925 ел – Татар коммунистик университетын,
1930 – Мәскәү шәһәрендә ВКП(б) Үзәк комитеты каршындагы Марксизм-ленинизм курсларын тәмамлый

Хезмәт эшчәнлеге:
1911 – 1916 елларда – Екатеринослав шәһәрендәге Франция ташкүмер чыгару компаниясе шахтасында күмер чабучы
1917 – 1920 елларда – Буа өязендә укытучы
1920 – 1921 елларда – Буа өязе азык-төлек комитеты инспекторы
1927 – 1928 елларда – Казан шәһәрендә ВКП(б)ның Түбән шәһәр район комитеты беренче секретаре
1930 елда – ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында оештыру бүлеге мөдире
1930 – 1937 елларда – ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе

СССРның Үзәк сайлау комиссиясе президиумы әгъзасы. Ленин ордены белән бүләкләнә. Республика бишьеллыкның беренче ике елында сәнәгать һәм колхоз төзелеше күрсәткечләре буенча ил күләмендә алдынгы позицияләрне яулый. Бу чорда синтетик каучук, авиация, моторлар төзү, 4 нче синтетик каучук заводлары, кинопленка фабрикасы һәм башка бик күп объектлар төзелә. К.А.Абрамов инициативасы буенча 1936 елда җир асты байлыклары һәм җир асты сулары кабинеты оештырыла, ул Татарстан территориясенең геологик төзелешен өйрәнү белән шөгыльләнә. Кыям Абрамов Казан шәһәрендә, илнең иң эре галимнәрен җәлеп итеп, республиканың җир асты байлыкларын өйрәнү мәсьәләләре буенча төрле фәнни конференцияләр үткәрүдә актив катнаша. Ул җитәкчелек иткән елларда химия-технология һәм авиация институтлары ачыла.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International