Гафаров
Шамил Хәмит улы
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе
Туган көне:
1969 елның 11 мае
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1
Телефон:
+7 (843) 264-77-10
Факс:
+7 (843) 264-30-07
E-Mail:
akmrt@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1969 елның 11 маенда ТАССРның Апас районы Апас авылында туган.

Белеме:
1992 елда “финанслар һәм кредит” белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
Татарстан Республикасының 2 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе.

Хезмәт эшчәнлеге:
1986-1987 елларда - Казан финанс-икътисад институты студенты
1987-1989 елларда - Совет Армиясе сафларында хезмәт итә
1989-1992 елларда - Казан финанс-икътисад институты студенты
1992-1997 елларда – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының I категорияле ревизор-инспекторы, әйдәп баручы инспекторы, баш ревизор-инспекторы, авыл хуҗалыгын һәм азык-төлекне финанслау бүлегенең бүлекчә башлыгы
1997-1998 елларда - Татарстан Республикасы финанс министры ярдәмчесе
1998-2005 елларда - Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе
2005-2010 елларда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе
2010 елның 22 апреленнән – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе

Икътисад фәннәре кандидаты (2010)

Дәүләт бүләкләре:
“Казанның 1000-еллыгы истәлегенә” медале (2005)
“Намуслы хезмәте өчен” медале (2009)
“II дәрәҗә ЮХИДИда куйган хезмәте өчен” күкрәк билгесе (2009)
Беренче Бөтенроссия “Россия – спорт державасы” форумын әзерләүдә һәм аны уздыруда актив катнашканы өчен РФ Президентының рәхмәт хаты (2009)
ЕврАзЭс дәүләт-әгъзаларының кыйммәтле кәгазьләр базары үсешенә керткән шәхси өлеше өчен һәм ЕврАзЭс ның унъеллыгы хөрмәтенә Евразия икътисад берлегенең Мактау грамотасы (2010)
“2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен” медале (2012)
“Казанышлары өчен” Россия Федераль миграция хезмәте медале (2013)
“Россиянең финанс контролен ныгыту өчен” медале (2014)
Дуслык ордены (2014)
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2014)
Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигый байлыкларны файдалану һәм экология комитетының Мактау грамотасы (2014)
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International