Азизов
Миргарифҗан Җамалый улы
ТАССР МС рәисе: 1950 – 1957 еллар
БИОГРАФИЯ
1907 елның 27 апрелендә Сембер губернасының Сембер өязендәге Иске Шәйморза авылында туган
1969 елда Казан шәһәрендә вафат булган

Белеме:
1937 елда – Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый

Хезмәт эшчәнлеге:
1930 елдан – ТАССРда административ-партия эшендә
1943 – 1950 елларда – халык комиссары, ТАССРның финанс министры
1950 – 1957 елларда – ТАССР Министрлар Советы рәисе
1957 – 1959 елларда – «Промбанк» Татарстан республика конторасы идарәчесе, Казан шәһәре

1947 – 1959 елларда ТАССРның, 1951 – 1955 елларда РСФСРның, 1954 – 1958 елларда СССРның Югары Советы депутаты Нәкъ менә М.Җ.Азизов ТАССР Министрлар Советы рәисе булгач, «Татнефть» берләшмәсе оештырыла. Аның составына «Баулынефть», «Бөгелмәнефть» нефть чыгару трестлары, «Татбурнефть» бораулау тресты, «Татнефтепромстрой» төзелеш-монтаж тресты, «Татнефтепроект» проект конторасы керә. М.Җ.Азизов вакытында республикада сәнәгать һәм транспортта хуҗалык исәп-хисабының икътисадый ысулы кертелә башлый. 1950 еллар ахырына авылда авыл җирендә түләүнең төп формасы буларак хезмәт көне бетерелә, аның кечкенә күләме, күпчелек колхозчылар күзлегеннән караганда, авыл хуҗалыгында хезмәтне нәтиҗәсез һәм кызыксындырмый торган итеп күрсәтә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International