Дәүләтьяров
Әхмәтсафа Мостафа улы
ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе: 1937 елның сентябре – декабре
БИОГРАФИЯ
1905 елның июлендә Оренбург губернасының Бугуруслан өязендәге Татар Каргалысы авылында туган
Репрессияләнгән. 1938 елның 9 маенда атып үтерелгән. 1956 елда үлгәннән соң акланган

Белеме:
Оренбург шәһәренең Татар педагогика техникумы (1925)
Татар коммунистик университеты (1930)

Хезмәт эшчәнлеге:
1917 – 1921 елларда – авыл хуҗалыгы эшләрендә
1925 – 1927 елларда – Үзбәкстанның КП(б) Хива округ комитетында җаваплы инструктор
1927 – 1930 елларда – Татар коммунистик университетында уку (Казан шәһәре)
1930– 1933 елларда – ТАССРның ВКП(б) Минзәлә кантонында мәдәни-агарту бүлеге мөдире
1933 – 1935 елларда – Минзәлә машина-трактор станциясендә сәясәт бүлеге башлыгының беренче урынбасары, ТАССРның ВКП(б) Кызыл Йолдыз район комитеты секретаре
1935 – 1936 елларда – ТАССРның ВКП(б) Кызыл Йолдыз район комитеты секретаре
1936 – 1937 елларда – «Кызыл Татарстан» газетасының җаваплы мөхәррире
1937 елның сентябре – декабрендә – Татарстан АССРның Халык комиссарлары советы рәисе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International