1897 елда Уфа губернасының Бүздәк өязендәге Сивада Баш авылында туган
1940 елның 12 августында вафат булган, нахакка репрессияләнгән, үлгәннән соң акланган
Белеме:
1911 елда – Көнгер тимер юллар училищесен,
1933 елда – Кызыл профессорлар институтын тәмамлый
Тарих фәннәре кандидаты
Хезмәт эшчәнлеге:
1920 – 1924 елларда – ТАССРның Баш милиция идарәсе башлыгы
1924 – 1927 елларда – ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе
1927 – 1930 елларда – РСФСРның Кече Халык комиссарлары советы әгъзасы
1933 – 1937 елларда – РСФСР университетлары һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләренең баш идарәсе җитәкчесе, Мәскәү университетының колониаль һәм бәйле халыклар тарихы кафедрасы мөдире
Үз вазыйфасында сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын сугыштан соң торгызу мәсьәләләрен карап тикшерүгә куя. Мендель Хатаевич белән бергә Бондюг химия заводын ябуга каршы актив көрәш алып бара. 1927 елның 3 июленнән татар партия җитәкчелеге «яңалиф»ны татар теле өчен, гарәп язуы нигезендәге Яңа имләгә алмашка, рәсми язма дип игълан итә.