1967 елның 21 ноябрендә ТАССРның Әгерҗе шәһәрендә туган
Белеме:
1993 – В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый
Хезмәт эшчәнлеге:
1993 – 1995 елларда – «Чаллы банкы» акционерлык коммерция банкының төп белгече, кыска вакытлы һәм озак вакытлы кредит бирү, депозитлар һәм кыйммәтле кәгазьләр идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы, идарә башлыгы
1995 – 1996 елларда – «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең Хокук идарәсе башлыгы урынбасары
1996 – 2003 елларда – «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең финанслар буенча директоры, генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары – икътисад һәм финанслар буенча директоры, генераль директорының корпоратив стратегия буенча урынбасары
2003 – 2005 елларда – Яр Чаллы шәһәре администрациясе башлыгы
2006 – 2010 елларда – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, шәһәр мэры
2010 – 2017 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры
2017 – 2022 елларда – «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе
2017 елда – «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе
2018 елда – ООО «Максимилианс-Казань» финанс директоры