2017 елның 31 августына Татарстанда 1 млн. 487,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган

2017 елның 2 сентябре, шимбә

2017 елның 31 августына алынган мәгълүматларга караганда,Татарстанда 1 млн. 487,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 61,9 %ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.  

Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 105 йортның 77се әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, уртача дәрәҗәдә - 21 объект, түбән дәрәҗәдә - 7 объект.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 4 мең 612 фатирлы 106 йорт буенча хисап биргән.

2017 елда арендага бирелә торган торак программасы кысаларында 387 фатирлы 17 йорт төзү планлаштырылган. Шулардан 15 объект файдалануга тапшырылган.

1 сентябрьгә 105 торак бина республика милкенә сатып алынган һәм ятим балаларга махсуслаштырылган торак фондының найм шартнамәсе буенча бирелгән.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 48 ветеран өчен 15 йорт төзелеше бара. Бүгенге көнгә 3 объектта төзелеш төгәлләнгән, 7 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 5 йорт-уртача дәрәҗәдә.

2017 елга бүлеп бирелгән бюджет акчалары буенча аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү планлаштырылган. Аңа 159 гаилә, ягъни 5 һәм аннан артык баласы булган 49 гаилә, 61 яшь гаилә һәм 2015 – 2020 еллардагы "Торак" Федераль максатчан программасы кысаларында катнашкан 49 граждан керә. 1 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 50 күп балалы гаилә исеменә сертификат рәсмиләштерелгән, бүгенге көндә 24 документ гамәлгә ашырылган.

Авыл клублары төзелеше алып барыла. 2017 елның 31 августына булган мәгълүматларга караганда, 31 объектның 18ендә эш дәвам итә, шул исәптән 5 объектта түбә ябу, 10 объектта эчке эшләр, 3 объектта төзекләндерү эшләре алып барыла. 13 объектта эшләр төгәлләнгән.

Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, 2017 елда Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә 74 амбулатор-хастаханә оешмаларында капиталь ремонт эшләре каралган. 31 августка 73 объектта эшләр бара.

Министр шулай ук авыл советы биналары, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары һәм универсаль спорт мәйданчыклары төзелешенең барышы турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International