Республикада "Бәләкәч" программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнеп килә

2011 елның 19 августы, җомга

Быел “Бәләкәч” программасы буенча төзелүче һәм төзеләндерелүче балалар бакчаларының барысында да эшләр ахырына якынлаша. “Яңа төзелә һәм төзекләндерелә торган объектларның барысында да төзелеш-монтаж эшләре тәмамланып килә”, - ди ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Ул бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә мәктәпкәчә учреждениеләрне төзү һәм капиталь төзекләндерү эшләренең барышы хакында хисап тотты.
Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, хәзер объектларга тышкы челтәрләр урнаштыру, территориясен матурлау һәм төзекләндерү эшләре бара. 1 сентябрьгә кадәр файдалануга тапшырылачак объектлар инде 80 процентка әзер. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, яңа төзелә торган 29 бакчаның 11 ендә 1 сентябрьгә эшләр тәмамланырга тиеш. Калганнарында төзекләндерү һәм матурлау эшләре график нигезендә бара.
Билгеле булганча, быел “Бәләкәч” программасы нигезендә 29 яңа бакча төзелә, 110 сы урыннарны арттыру яки учреждениене мәктәпкәчә тәрбия системасына кайтару нияте белән капиталь ремонтлана, 6 бакча шәхси-дәүләт партнерлыгында вариатив формада төзелә. Мәктәпкәчә тәрбия системасына кайтарыла торган бакчаларның 7 сендә капиталь ремонт тәмамланган. Калганнары да 80 процентка әзер. Бүген аларда эчке бизәкләү эшләре, инженерлык челтәрләрен монтажлау, территорияләрен тәртипкә салу дәвам итә.
Өстәмә урыннар булдыру өчен ремонтлана торган гамәлдәге 92 балалар бакчасының 87 се инде куллынылышка тапшырылган. Барлыгы 2140 өстәмә балалар урыны булдырылган. Чаллы шәһәрендә, Мамадыш, Әлки, Югары Ослан, Кукмара, Нурлат һәм Лаеш районнарында программа буенча каралган эшләр тулысынча тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International