Гольф буенча ТР Президенты Кубогы ярыш хуҗаларына эләкте

2011 елның 21 августы, якшәмбе

"Татарстан-1" командасы ТР Президенты Кубогына үткәрелгән гольф буенча хәйрия турнирынды җиңү яулады. Команда әгъзалары республиканың Югары Ослан районында урнашкан "Казан" гольф-клубында 138 йөрештә җиңүгә иреште.

Икенче урында Татарстан вәкилләренә - "Татарстан-2" командасына эләкте. Алар аңа 142 йөрештә иреште. Өченче урында - "Офис менеджер сервис" компаниясенең җыелма командасы. Алар гольф кырын 159 йөрештә узды.

"Татарстан-1" командасына ярышның төп трофее - Татарстан Республикасы Президенты Кубогы тапшырылды.

Барлыгы әлеге ярышларда 11 команда катнашты. Һәрбер командада дүртешәр кеше. Командалар составында Татарстан, Мәскәү, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән хакимият, эшкуарлык, сәясәт вәкилләре бар иде.

Турнирны "Media Arts" компанияләр төркеме, "Golf East" гольф товарлары кибетләр челтәре һәм "Sportima" агентлыгы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International