Мәскәү мэры Сергей Собянин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанда Мәскәү көннәре узуы уңаеннан котлау юллады.
Котлауда түбәндәге сүзләр бар:
"РФ башкаласын Татарстан Республикасы белән икътисадый, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә тиз үсә торган, бер-берсен тулыландырып торучы элемтәләр бәйләп тора. Мәскәү һәм Татарстан халыклары бер-берсенә хөрмәт белән карый, бер-берсенең мәдәниятләре белән кызыксынып яши.
Күпмилләтле Мәскәү шәһәрендә Татарстанның сәләтле вәкилләре сәясәт, эшкуарлык, фән, мәдәният, тыйб һәм мәгарифтә зур уңышка ирешә алганнар. Аларның хезмәте Россия Федерациясенең үсешенә дә зур өлеш кертә.
Татарстанда үткәрелүче Мәскәү көннәре чын бәйрәмгә әверелер дип ышанам. Әлеге чара үзара хезмәттәшлекне тагы да җанландырып җибәрәчәгендә шигем юк.
Сезгә, хөрмәтл Рөстәм әфәнде, һәм бөтен Татарстан халкына бәхет, нык сәламәтлек телим".