"Татнефть" ААҖ директорлар советы 2011 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләрен ясады

2011 елның 26 августы, җомга

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында “Татнефть” ААҖнең Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Директорлар советы утырышы узды. Утырышта компаниянең 2011 елның 7 аенда бюджет үтәлү нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның сентябренә бюджет расланды, компаниянең беренче ярты еллыкка финанс-хуҗалык эшчәнлге нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
Хисап чорында компания 12,857 млн. тонна нефть тапкан, аның 261 мең тоннасы - планнан тыш. Табигый газ табышы 387 млн. куб метр тәшкил иткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 процентка артыграк.
150 яңа скважина файдалануга тапшырылган, алар 93 мең тонна нефть чыгарган. Татарстаннан читтә лицензияле участокларда 16 скважина борауланган, алардан 124 мең тонна нефть чыгарылган.
2011 елның 6 ае финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 47 млрд. сум табыш алынган, бу 2010 елның ярты елы белән чагыштырганда, 26,5 млрд. сумга күбрәк. “Татнефть” компаниясе төркемнәре буенча гомуми инвестицияләр күләме 29 млрд. сум, нефть табышы өлкәсенә 10 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Директорлар советы республикада нефть урыннарын эшкәртү буенча инновация технологияләре кертү хакында мәгълүмат тыңлады. Компаниянең башкаручы дирекциясенә киләчәктә дә Татарстанда нефть табышы нәтиҗәлелеген күтәрү өчен яңа технологияләр кертүне дәвам итәргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International