Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Яңа җитәкче - “Алабуга” МИЗ ААҖ генераль директоры вазыйфасын башкарган Василий Кудряшов.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы белдерүенчә, 2011 елдан алып инспекциянең элеккеге җитәкчесе вазыйфасын башкарган Рәис Мөбәракшин 27 августта эштән азат ителгән.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.