Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Индонезия юристлары ассоциацияләре җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Яклар хокук өлкәсендә чит илләр инвестицияләрен җәлеп итү буенча хезмәттәшлек перспективалары, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, кичә Казанда Kazan Legal халыкара юристлар форумы башланып китте.